Главная | Регистрация | Вход | RSSВоскресенье, 01.12.2024, 05:52

МОУ "Аксаринская СОШ"

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [16]
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Разработка внеклассного мероприятия "Урок Победы"
Hf

Җиңү дәресе.

(Бөек Җиңүгә 65 ел)

__________________________________________________________

Дәресне әзерләде һәм үткәрде тарих укытчысы: Нуруллина З.И. һәм

музыка укытучысы: Әхмәтҗанов Ф.Ф.

 

Максат: балаларда патриоизм хисе, өлкән буынга карата ихтирам, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһаз: магнитофон, баян, җыр һәм  музыка фонограммалары, метроном, Левитан тавышы фонограммалары

 

Дәреснең барышы:

 

"Җиңү көне” көе яңгырый.

 

Ике алып баручы чыга.

 

1 а.б. 1945 елның 9 маеннан соң күп вакыт үткән инде.

2 а.б. шулай булса да, без җиңүчеләрне беләбез һәм онытмыйбыз.

1 а.б. 2010 нчы елның 9 нчы маенда инде 65 нчы тапкыр Җиңү салюты яңгырый.

2 а.б. Туган илебезнең бик күп уллары һәм кызлары киләчәк буыннарның бәхетле тормышы, җир шарының тынычлыгы өчен гомерләрен биргәннәр.

Узган гасырның легендар битләрен

Кабат актырсын да чал тарих,

Дәһшәтле чорларга алып китсен...

Батырларны кабат искә алыйк.

1 а.б. Без бүген очрашуыбызны совет халкының Бөек Ватан сугышындагы данлы җиңүенә багышлыйбыз.

2 а.б. Вакыт елгасы ага да ага. Сугыш башланган котычкыч көннән соң да инде ярты гасырда артык вакыт үтеп киткән.

1 а.б. Вакыт елгасы бик күп нәрсәләрне үзе белән алып киткән. Окоп чокырлары тигезләнгән, яндырылган шәһәрләрнең көлләре юкк чыккан, яңа буыннар үсеп җиткән. Тик 1945 нче елның 22 нче июне беркем өчен дә гади генә көн булып саналмый.

2 а.б. Бу –Ватан сугышы,1 418 котычкыч озак көн һәм төннең башы.

 

(Вивальди-весна көе астына укучылар шигырь укыйлар)

 

1 а.б. Июнь.

Якты кояш җылы нурын сибеп,

Зәңгәр офыкка төшеп югалды.

Кайгы белмәс шаян балаларның

Шат көлү авазы  яңгырады.

 

2 а.б. Июнь.

Ул көнне мәктәптән кайтканда, кич арып йокларга ятканда,

Берәү дә китерми уена,

Иртән иртүк сугыш башланасын

Һәм бетәсен бары 45-нең маенда.

 

Вальс көе яңгырый. Ике пар вальс бииләр. Кинәт көй өзелә. Барысы да тынып калалар.  

 

1 а.б. Бар җирдә дә шундый тынлык була,

Табигать йоклаган күк тоела.

Бары тик 5 минут тынычлык калганын,

Берәү дә китерми уена.

 

2 а.б. Иртәнге җил, чык салкынлыгы

Нәфис чәчәкләрне тетрәтә.

Үләннәргә салынган ал таңны

Фашист бинокле күзәтә.

 

Левитан тавышы фонограммасы – сугышның башлануы турында хәбәр итә.

 

1 а.б. Кырык беренче ел. Июнь

Йөрәкне тетрәткән бу санны

Инд яңа гасырга керсәк тә

Күмә алмый еллар тузаны.

 

2 а.б. Барча халык бердәм көч булып

Күтәрелә илне сакларга.

Аяз күкне, җирне, сабыйларны,

Явыз фашистлардан якларга

 

 "Священная война " җыры яңгырый. Вальс биючеләр строй булып чыгып китәләр.

 

( Әмирхан Еникинең "Кем җырлады” әсәреннән өзеге сәхнәләштерелә)

 

Автор: Ватан сугышның дәхшәтле көннәрнең берсе иде. Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар

...Теплушкаларның берсендә түбәндәге сәкедә яралы лейтенант ята. Егет кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды. Эчәсе, бик эчәсе килә иде аның.

Шәфкть туташы: Хәзер, хәзер, лейтенант. Түз, түз.

-         (Алюминий кружка белән бер йотым су эчерә. Егет керфекләрен селкетә.)

-         Сәхнә артында татарча җыр яңгырый.

(Кассетага яздырылган җыр яңгырый)

Автор: Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Бу җыр аны ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте.

Лейтенант: Татарча җыр!... Нәрсә ишетәм мин, кемне ишетәм мин?... Минем Таһирәм җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы. Кайда ул?

(Егетнең башы мендәр читенә авып төшә. Шәфкть туташы пульс тикшерә, башына салкын чүпрәк куя)

Шәфкть туташы: Ни булды сиңа?, ни булды?

Автор: Әмма егет һушыннан язмады, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булсада җырны ишетүдән туктамады. Җыр янәшәдәге эшелонның бер вагоннынан килә иде. Әгәр теплушка белән вагонның ишекләре бер-берсенә туры килгән булсалар, җырлап торучы кыз үзе дә күренгән булыр иде. (Егет ыңгыраша, шәфкать туташы ярдәм күрсәтә)

 

-         "Ком җиле” кое яңгырый

 

Егет инде җырны моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сүрәтләр тезмәсе итеп күрә иде

 

Музыка астында Таһирә белән егетнең аерылышу вакыты бара

Егет: Кайчан соң мин кабат синең

Моңсу күзләреңне күрермен

Кайчан соң мин кабат синең

Назлы көлүеңне ишетермен?

Ник дәшмисең, әйт бер сүз булса да

Ут эченә китә барыбыз да.

 

Кыз: Нигә әйттең миңа сөю сүзен

Күптән көткән айлы тын кичтә?

Инде хәзер аерылабыз дисәң

Синсез калган йөрәгем соң нишләр?

Мәххәбәт ул бүленмәскә тиеш!

Ярату ул була үлемсез.

Мәххәбәт бербөтен булырга тиеш,

Сугыш безне аермас, күрерсең!

 

Егет: Мин бик тиздән кайтырга дип китәм,

Телә бары җиңү килүен.

Дошманнарны җиңеп, сау кайтырга

Ярдәм итәр сине сөюем.

 

Кыз: Мин ышанам. Тиздән очрашырбыз.

Кабатланыр айлы, тын кичләр.

Яу кырында исән-сау йөрергә

Ярдәм итәр минем саф хисләр.

(чыгып китәләр)

 

Автор: Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон тавыш-тынсыз гына кузгалып китте, егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.

 

1 а.б. : Сугыш ватаныбыз өчен фаҗигале сынау була. Фашистлар Германиясе тарафыннан илебез халкына гына түгел, барлык кешелеккә үлем куркынычы  яный.

2 а.б. Фронтта сугышучылар дошманны җиңү өчен барлык көчләрен куялар.

Җыр: "Җырларым”

 

Моцарт "Реквием” көе яңгырый

 

1 укучы: Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үлем аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә

 

2 укучы: Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үлергә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

 

1а.б. 1944 нчы ел 25 август

2 а.б. Плентцензее төрмәсе. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең башы киселә.

 

1.     12 сәгать 06 минут- Муса Җәлил

2.     12 сәгать 09 минут- Гайнан Кормаш

3.     12 сәгать 12 минут – Фоат Сәйфелмөлеков

4.     12 сәгать 15 минут-Абдулла Алиш

5.     12 сәгать 18 минут – Фоат Булатов

6.     12 сәгать 21 минут – Гариф Шабаев

7.     12 сәгать 24 минут - Әхмәт Симаев

8.     12 сәгать 27 минут – Абдулла Баттал

9.     12 сәгать 30 минут – Зиннәт Хәсәнов

 

1.а.б Сугыштан әйләнеп кйтмаган батырларга, сугыш кырында ятып калган солдатларыбызны 1 минут тынлык белән искә алыйк

 

ТЫНЛЫК.

 

Җыр "Салют сиңа, Муса Җәлил”

 

Левитан тавышы Германия капитуляциясе турында хәбәр итә

"День Победы” җыры яңгырый

 

2 а.б. Җиңү көне – Туган ил, Ватан, азатлык, иминлек кебек изге төшенчәләр хакына котычкыч зур югалтуларга барган, утка-суга кергән халкыбызның хәтер көне ул.

 

1 а.б. Быел халкыбыз Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итә. Нинди авыр булган сугыш еллары. Халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән.

 

1 укучы: Йөрәгемдә саклап илбасарга

Аналарның ләгънәт каргышын.

Безнең солдат яуда саклап калды

Кешеләрнең якты язмышын

 

2 укучы: Рәхмәт Сезгә, өлкән буын,

Аяз күк йөзе өчен!

Мул игеннәр, тулы табын

Яшәешебез өчен!

 

Җыр: "Җәйнең матур аяз таңнарында”

 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Miljas (12.05.2010)
Просмотров: 3731 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz