Главная | Регистрация | Вход | RSSВоскресенье, 19.05.2024, 00:48

МОУ "Аксаринская СОШ"

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [16]
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

"Шәфкатьелек яшәсен йөрәктә"
Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә. (тәрбия сәгәте) Тәрбия бурычлары: - укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; -кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлык, яхшыны яманнан аера белү, изгелек кебек уңай сыйфатлар һәм гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: йөрәк сүрәте төшерелгән плакат, биремнәр язылган төрле төстәге карточкалар, шарлар, магнитофон, кәрзин. Дәрес барышы. I. Уңай психологик халәт тудыру. II. Кереш өлеше. - Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез арта. Яңа көн тууга үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булаалуыбызга тагын бер кат ышанабыз. Яңа көн тууга әти – әниләребезнең, туганнарыбызның исән – сау булуларына, сөекле мәктәбебезгә белем алырга килә алуыбызга тагын бер кат сөенәбез. Әнә шундый омтылышлар, изге теләкләр, шатлык – сөенечләр белән бүгенге дәресебезне башлап җибәрик әле. III. Төп өлеш. - Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшәяманлык та бар. Әйләнә – тирәбездә яхшы һәм тискәре куренешләр бергә үрелеп бара. Бүген сезнең белән шул хакта сөйләшербез дә. Һич яхшылык эшли алмасаң син Кешеләргә бик-бик теләп тә, - Изге теләк телә, Ул да кайчак Зур көч өстәп куя йөрәккә, - дип язды Ф.Яруллин. Димәк, бүгенге тәрбия сәгатендә яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелекне үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз. - Балалар, безнең аралашу эшлекле уен рәвешендә барыр. Сезнең каршыгызда төрле төстәге карточкалар беркетелгән плакат. Шул карточкаларны берәмләп алып, без алар артында язылган төрле биремнәрне үтәрбез. Яхшылык, шәфкатьлелекне аңлаткан сыйфатларны үзебезнең йөрәгебез түренә куярбыз, ә начар гадәтләрне кире куарбыз. Чөнки алар үзләренең тискәре энергияләре белән безнең яшәешебезгә комачаулыйлар. Шулай итеп, уенга керешәбез. Әйдәгез , үзегез теләгән бер төсне алыгыз. (укучылар әлеге карточкаларны ала һәм яхшы сыйфатлар язылган карточкалар бер якка, тискәре сыйфатлар язылганнары икенче якка куела бара). 1 карточка – "Ихтирам” Укчылар әлеге карточкага "ихтирам” сүзе язылган. Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? Бу сүз – "хөрмәт итү” дигәнне аңлата. Әлеге карточканың биреме буенча ике кисәккә бүленгән мәкальләрне дөрес итеп тоташтырыгыз. Кайзыгыз тиз һәм дөрес эшләр микән? 1. Шәфкатегез булса, ( бәхетегез артыр). 2. Яхшы гадәт адәм итәр, (яман гадәт әрәм итәр). 3. Кеше холкын күзәт – (үзеңнекен төзәт). 4. Атаңа ничек булсаң, (балаңнан шуны көтәрсең). 5. Ялганлаган тотылыр, ( туры әйткән котылыр). 6. Олылысаң – олыны, (олыларлар үзеңне). 7. Караклык - (хурлык). 8. Ата-ананы тыңлаган – әдәм булган, (тыңламаган - әрәм булган). 2 карточка – "Ялган” Ялган ул ни дигән сүз? Ялган ул юк дигән сүз. Турыны туры димичә, Кәкре, кыек дигән сүз. Ялган, ул кемнәрдә була? Ялган ул – ялкауларда, Куркакларда, иренчәктә, Алдакчы, таркауларда. Нинди төстә икән соң ул Әшәке, яман ялган? Матур төсләр аңа хәрам, Ул карага буялган. - Балалар, бу сыйфатларны үзебезгә алыйкмы? Кирәкме ул безгә? Кара төстәге начар эш икән ялганлау. Без аннан ерак торыйк. Кара тап булып тормасын әле безнең йөрәктә. Сезнең арагызда ялган сөйләүчеләр юкмы7әгәр бар икән, бүгеннән башлап алар бу гадәтләрен ташларлар дип ышанып калыйк. 3 карточка "Тәртип”. - була соң? Ул гел әйбәт, яхшы, сүз тыңлаучан булуны аңлата. Тәртип турында сөйләшкәндә күңелегезгә нинди сүзләр килә? Т- тыйнак, тырыш, тыныч, тыңлаучан Ә- әдәпле, әзер Р – рәхмәтле, рәхимле Т- тырыш, тәүфикъле И –иманлы, итәгатъле, игелекле, ихтирамлы, игътибарлы П- пөхтә - Тәртипле кеше барысына да өлгерә. Тәртипне саклар өчен режим белән яшәргә кирәк. Көнлек режим белән яшәү исәнлегебезне саклый. Исән кеше озын гомерле була, тормышта да матур, үзе дә бәхетле була. - 4 карточка "Усаллык”. - Ә хәзер мин сезгә Л.Н.Толстойның "Бүре белән тиен” хикәясен сөйләп китәм. "Бер тиен ботактан ботака сикереп йөри торгач, йоклап яткан бүре остенә егылып төште. Бүре сикереп тора да аны ашамакчы була. Тиен: "Җибәр мине”, дип ялвара башлый. Бүре әйтә: "Ярар. Мин сине җибәрермен, тик әйт әлә, тиеннәр нигә шундый шат күңелле? Мина һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда, агач башында, сикереп уйнап кына йөрисез”. Тиен аңа: "син элек мине агач башына җибәр, анда менгәч, мин сиңа әйтермен, югыйсә мин синнән куркам”, - ди. Бүре аны җибәрә, тиен агач башына менә дә аннан әйтә: "Усал булганга күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык теләмибез, шуңа күрә без шат яшибез”. - Балалар, тиеннең "Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми”, - дигән сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? (укучыларның җаваплары). - Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата? ("без яхшы күңелле, шуңа күрә без шат яшибез”) Әлеге хикәядән чыгып нинди нәтиҗә ясарга була? (укучыларның җаваплары) 5 карточка "Шифалы сүзләр”. Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңел көрсенә. Ә син үзең андый матур сүзне Әйтәсеңме башка кешегә? - Балалар, сез бик матур сүзләр беләсез. Ул сүзләрдән безнең кәефебез күтәрелә, елмаябыз, сөенәбез. Ә сез үзегез иң якын кешеләргә нинди матур сүзләр белән эндәшәсез? Моны белер өчен без сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. Бу уенның исеме "Алтын урындык”. Урындыкка утыручыга калган укучылар әйбәт сүзләр генә әйтергә тиеш. (уен уйнала) - Урындыкта утырганда сез нинди хисләр кичердегез? Нәрсәсе уңайлырак тыңларгамы әллә әйтергәме? (укучыларның җаваплары) Бу сүзләрне ешрак әйтегез, тәмле телле булыгыз. Матур сүзләрне ишетеп өлкәннәр елмаерлар, булган борчулар онытылыр, кәефләре яхшырыр. Тормышның һәр көнен бәйрәмчә яшәргә өйрәнегез. 6 карточка "Әдәплелек” - Балалар, бу сүзне сезнең һәркайсыгызга таныш. Ә сез нинди әдәплелекне белдерүче сыйфатларны һәм әдәпсезлекне белддерүче сыйфатларны беләсез? Хәзер ручкалар алыгыз һәм кәгазь битенең ярты ягына яхшы, икенче ягына начар сыйфатлар языгыз. Аннан укып күрсәтерсез. Кайсыгыз күбрәк һәм дөрес язар икән. ( Бу биремне тикшергәндә хәрәкәт күнегүләр ясарга мөмкин; яхшы сыйфатларны әйткәндә, балалар кул чаба, әдәпсезлекне белдергәндә – аякларны тыпырдаталар). - "Яхшы”ларны күбрәк эшләп, "начар”лардан тыелып яшәсәгез, балалар, тәүфикълы, бәхетле булырсыз. 7 карточка "Шәфкатьлелек” - Бу сүз бик күп яхшы гамәлләрне үз эченә ала. Шәфкатьле бала тәмле телле, бик акыллы була. Ул бервакытта да әти-әнисенең йөзен кызартмас, аларның сүзләреннән чыкмас, туганнарын бик яратыр. Безнең һәркайсыбыз өчен дә әти-әни иң газиз кешеләр. Җир йөзендәге иң кыйммәтле әйберләр дә аларга тиңләшә алмый. - Балалар, сез кемнәр белән яшисез? Алар арасында ярдәмгә мохтаҗлар юкмы? (укучыларның җаваплары) "Яхшылык” Р. Миңнуллин Кешеләргә без яхшылык эшлик! Эшләмәсәк – гарьлек. Тик яхшылык эшләү җиңел түгел, Ул – зур фидакарьлек! Яшәү безгә авыр булыр иде Яхшылыктан башка. Шуңа күрә яхшылыкны эшлик Без үзебез башта. Ятмыйк көтеп яхшылыкны безгә Эшләр диеп кемдер. Яхшылыклар эшлик! Җаным, син дә Үз-үзеңне күндер! Шунда гына канәгатьлек хисе Алыр сине биләп, Һәм үзеңнең кеше икәнеңне Син тоярсың кинәт! Моның шулай икәнлеген күпләр Яхшы аңлый аны. Тик барыбер яхшылыкны һәркем Эшли алмый аны. Барыбыз да яхшылыка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк! 8 карточка "Юмартлык” - Балалар, юмарт дип нинди кшегә әйтәләр? Сезнең һәркайсгызның дәү әниләрегез бар. Әйдәгез аларга кунакка барабыз. Ләкин кунакка буш кул белән барып булмый бит. Менә сезгә кәрзин. Шушы кәрзингә күчтәнәчләр салыйк. Тик уенның бер шарты бар: һәр бала бер генә күчтәнәч сала. Бала иптәше салган күчтәнәчне атый, аннары үзенекен кычкырып әйтә. (уен уйнала). - Балалар , сез бик юмарт икәнсез, кәрзин тутырып күчтәнәчләр әзерләдегез, һәрвакыт юмарт булыгыз, саран кешенең дуслары булмый. 9 карточка "Дорфалык” - Балалар, нинди кешегә дорфа дип әйтәләр? Мондый кешеләр белән сез дус була алыр идегезме? Әлеге эшләр бер кешене дә бизәми. Өйдәге әти-әни, әби-бабай, туганнарыгызга, дусларыгызга тупас кылана күрмәгез. Дорфалык һәм кирелекне үзебездән ераграк куыйк. IV. Йөмгаклау өлеше. Менә, балалар, бөтен карточкалар да ачылып бетте. Сезнең каршыгызда иң җылы, иң якты хисләр беләнйөрәк пәйдә булды. Әйдәгез, балалар, бер-берегегә кулларыгызны биреп, нык итеп тотынышыгыз әле. Сез нәрсә тоясыз? Җылылык тоясызмы? Бу җылылык сезнең йөрәгегездән чыга. Шул җылылыкны бер дә кызганмыйча дусларыгызга, туганнарыгызга, тирә – юньдәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга өлешеп яшәгез! Елмаегыз, балалар! Бары тик елмайган кеше генә матур эшләр эшли ала. Кояш кебек балкып, мәңге нур чәчеп яшәгез! Елмаюны кешеләргә дә бүләк итик, алардан күреп калган кешеләр дә елмайсын! (бер-берсенә елмайган кеше йөзе бүләк итешү). Ә дәресебезне "Елмай” җыры белән тәмамлыйк. 1. Шәфкатегез булса, ( бәхетегез артыр). 2. Яхшы гадәт адәм итәр, (яман гадәт әрәм итәр). 3. Кеше холкын күзәт – (үзеңнекен төзәт). 4. Атаңа ничек булсаң, (балаңнан шуны көтәрсең). 5. Ялганлаган тотылыр, ( туры әйткән котылыр). 6. Олылысаң – олыны, (олыларлар үзеңне). 7. Караклык - (хурлык). 8. Ата-ананы тыңлаган – әдәм булган, (тыңламаган - әрәм булган). "Яхшылык” Р. Миңнуллин Кешеләргә без яхшылык эшлик! Эшләмәсәк – гарьлек. Тик яхшылык эшләү җиңел түгел, Ул – зур фидакарьлек! Яшәү безгә авыр булыр иде Яхшылыктан башка. Шуңа күрә яхшылыкны эшлик Без үзебез башта. Ятмыйк көтеп яхшылыкны безгә Эшләр диеп кемдер. Яхшылыклар эшлик! Җаным, син дә Үз-үзеңне күндер! Шунда гына канәгатьлек хисе Алыр сине биләп, Һәм үзеңнең кеше икәнеңне Син тоярсың кинәт! Моның шулай икәнлеген күпләр Яхшы аңлый аны. Тик барыбер яхшылыкны һәркем Эшли алмый аны. Барыбыз да яхшылыка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк! Ялган ул ни дигән сүз? Ялган ул юк дигән сүз. Турыны туры димичә, Кәкре, кыек дигән сүз. Ялган, ул кемнәрдә була? Ялган ул – ялкауларда, Куркакларда, иренчәктә, Алдакчы, таркауларда. Нинди төстә икән соң ул Әшәке, яман ялган? Матур төсләр аңа хәрам, Ул карага буялган.
Категория: Мои статьи | Добавил: Miljas (19.03.2012)
Просмотров: 1711 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz