Главная | Регистрация | Вход | RSSСуббота, 18.05.2024, 21:48

МОУ "Аксаринская СОШ"

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [16]
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

математическая игра 5 класс разработала Файзуллина И.Б.

уен( 5-7) класслар арасында үткәрелә)

Максат: 1. Математика фәненә кызыксыну уяту.

2. Тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, ихтыяр көче

тәрбияләү.

3. Командада эшләргә өйрәтү. Коллектив алдында үз эше

өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.


Катнашучылар:класс 2 командага бүленә (карап утыручы:укучылар һәм жюри)


Уен барышы:

  1. Уенчылар командаларының исемен .девизын әйтәләр.

  2. Уенның девизын тап:цифрлар һәм рәсемнәр ярдәмендә ” Белемле 1000не егар”дигән ребус тәкъдим ителә.

  3. Командаларга тиз арада сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. Һәр дөрес җавап - бер балл.

1.Кушуның нәтиҗәсе? (сумма)

  1. 2.Каникулларның өченче ае? (август)

  2. 3.Бер сәгатьтә ничә минут? (60)

  3. 4.Нәрсә авыррак 1 кг мамыкмы, әллә 1 кг тимерме? ( бертигез)

  4. 5.Әтәч бер аякта басып торганда 3 кг , ике аякта торганда әтәч ничә кг?(3 кг)

  5. 6.Зурлыкның булмавын күрсәтүче цифр тамгасы. (0)

  6. 7.Җәйге каникулларда ничә көн? (92)

  7. 8.Иң кечкенә ике урынлы сан.. (10)

  8. 9.Россия мәктәпләрендә иң югары билге.(5)

  9. 10.Нинди санның яртысының яртысы яртыга тигез? (Җавап: 2)


  1. 11.Алуның нәтиҗәсе ничек атала? (аерма)

  2. 12.Кышның беренче ае.(декабрь)

  3. 13.Елга ничә тапкыр кояш чыга? (365)

  4. 14.21 нче гасыр кайчан башланды? (1 январь 2001 ел)

  5. 15.Уңай һәм тискәре саннарны аерып торучы саннарны атагыз. (0)

  6. 16. Иң начар билге. (1)

  7. 17.Ике кулда 10 бармак. 10 кулда ничә бармак? (50)

  8. 18. Барлыгы ничә цифр бар? (10)

  9. 19.Кыйммәтле ташларны үлчәү берәмлеге. (Карат)

  1. 20. Бер сәгатьтә ничә секунд? (3600)


  1. " Балык тоту”

Алып баручы һәр командадан берәр укучы,чиратлап, магнитлы кармак белән балык тотарга куша. Һәр балыкта мәсьәләләр язылган.Укучы балыкта язылган сорауга дөрес җавап бирсә, командага очко языла. Балыкчыларның табышын дөрес җаваплар гына тәшкил итәчәк.

1 нче вариант.

1. Тигезлекнең сул ягында "+” һәм "–” тамгаларын нәтиҗәдә 15 саны килеп чыгарлык итеп урнаштырыгыз .

7 3 8 2 7 8 = 15 (Җавап: 7 – 3 + 8 + 2 – 7 + 8 = 15)

2. Кирпеч 1 кг һәм тагын ярты кирпеч авырлыгында. 5 кирпечнең авырлыгы нинди булыр? (Җавап: 5 кирпечнең авырлыгы 10 кг.)

3.Бер гаиләдә өч абыйның һәрберсенең бер апасы бар. Гаиләдә ничә бала? (4)

4. Ике дус 11 алманы үзара бүлешкәннәр.Дусларның берсе үзенә икенчесенә караганда 5 алмага күбрәк алган. Дусларның һәрберсенә ничәшәр алма тигән? (Җавап: берсе 3 алма, икенчесе 8 алма алган.)

5. Илья Муромец ничә ел йоклаган? (33)

2 нче вариант.

1. Тигезлекнең сул ягында "+” һәм "–” тамгаларын нәтиҗәдә 15 саны килеп чыгарлык итеп урнаштырыгыз .

8 4 7 3 5 4 = 15 (Җавап: 8 + 4 + 7 – 3 – 5 + 4 = 15).

2. Блокнот тышы белән бергә 12 сум тора. Блокнот тышыннан 10 сумга кыйммәтрәк икәне билгеле булса, блокнот һәм аның тышы күпме тора? (Җавап : Блокнот 11 сум, тышы1 сум тора).

3. Ике уенчы 4 сәгать шахмат уйнаганнар. Аларның һәрберсе күпме вакыт уйнаган? (4)

4. Ике крестьян 7 сум акчаны берсенә 3 сумга артыграк тиярлек итеп бүлгәннәр. Аларның һәрберсенә күпме акча тигән? (Җавап: Берсе 2 сум алган, икенчесе – 5 сум.)

5. Елда ничә ай 30 көннән тора? (11)

5. Теләктәшләр бәйгесе

3. Ничә өчпочмак бар?

(10) (11)

6. "Иң шәп санаучы”

Алып баручы: Билгеле булганча, Һиндлылар зур саннар белән мавыкканнар һәм яхшы санаучылар анда абруйлы саналганнар. Һинд легендаларының берсен сезгә дә сөйләп китим әле.

"Бервакыт Шах Шерам үзенә кызыклы шөгыль тапкан кешегә, нәрсә теләсә шуны бирергә вәгъдә итеп, указ чыгара.. Күпләр аңа үз җайланмаларын алып киләләр , ләкин берәү дә шахның игътибарына лаек булмый. .Ләкин озакламый ул шахмат уены турында ишетә һәм аны уйлап табучыны китерергә куша. Сетаны шах янына алып килгәч , ул аннан бу уйлап табуы өчен нәрсә теләвен сорый. Ләкин Сета: "бер нәрсә дә кирәкми ”,- дип җавап бирә.” Вәгъдә бирдем, теләсә нәрсә сора” ,- ди шах. "Ярар алайса, шахмат тактасының беренче шакмагы өчен син миңа ике бөртек , икенчесе өчен – 4 бөртек, өченчесе өчен- 8, һ.б бирерсең, " – дигән Сета. ”Күп сорамасаң да, синең теләгеңне үтәрмен” ,– дип җавап биргән шах. Ләкин Сетага түләрлек ашлык аның келәтләрендә генә түгел, бөтен җир шарында да булмаганын хәбәр иткәч, Шерам бик аптырашта кала. Мондый уңыш алу өчен җир шарындагы бөтен коры җирдән 28 тапкыр зуррак мәйдан кирәк икән. Шерам бу күләмне тиз арада саный алмаган, шуңа күрә бу теләкне беренче карашка бик кечкенә дип санаган..”

Әйдәгез, сезнең санау осталыгыгызны да тикшереп алыйк инде.

  1. Россиядә беренче басма китап 1853 нче елда Мәскәүдә чыккан. Ничә елдан бирле Россиядә китаплар басыла?(157 ел)

  2. Россиядә беренче поезд Петербургтан Мәскәүгә 1846 нчы елда киткән. Поездлар йөри башлаганга ничә ел? (164 ел)

  3. Санкт-Петербургка 1703 нче елда Бөек Петр тарафыннан нигез салына. Хәзер аңа ничә яшь? (306 ел)

  4. 4. Мәскәүгә нигез 1147 нче елда Юрий Долгорукий тарафыннан нигез салына. Хәзер аңа ничә яшь?(863 ел)



7.Төгәллек конкурсы.

   1) Санамыйча гына банкадагы конфетлар санын билгеләргә.

   ( Укучыларга конфетлар тутырылган пыяла банка күрсәтелә. Чама белән уенчылар конфетлар санын билгеләргә тиешләр . Кем иң төгәл сан әйтә, шуңа бүләккә конфетлар һәм бер очко).

9. Капитаннар ярышы

Капитаннар бер- берсенә математик терминнар әйтешәләр . Кем соңгы сүзне әйтә, шул җиңүче.

10. «Ребуслар һәм анаграммалар».(бер сүз – 1 балл)

  1.   730( җимеш)                         6. Ригуфа (Фигура)

  2.   3почмак                            7.семтәик(кисемтә)

  3.   (алтын)                                       8. почлыкрытумак(Турыпочмаклык)

  4.      4.шби(биш) 9. Җ50** (Җил)

      5. Атеткмимаа (Математика)                   10. Фцир (Цифр)

11. «Блеф - клуб». Команда әйтемнәр белән килешсә, "дөрес”, килешмәсә”юк” дип җавап бирә

Команда дөрес җавап бирсә 5 бал.

1. Туп грекчадан тәрҗемә иткәндә «сфера»дигәнне белдерә. (дөрес)

2. Ромб грекчадан тәрҗемә иткәндә «бубен» дигәнне белдерә. (дөрес)

3. «Миллион» сүзен Европага Колумб керткән. (Юк. Марко Поло)

4. Архимед винты иттарткычта кулланыла . (дөрес)

5. «Конус» грекчадан тәрҗемә иткәндә «кактус»дигәнне белдерә (юк, «Конус» грекчадан тәрҗемә иткәндә «кактус»түгел, ә " нарат күркәсе”дигәнне белдерә.)

6.Моннан 3 мең еллар элек беренче тапкыр, почмакны градусларда Месопотамиядә үлчәгәннәр. (Юк, Моннан 3 мең еллар элек беренче тапкыр, почмакны градусларда Месопотамиядә түгел, ә Вавилонда үлчәгәннәр).

12.«Сүзләр төзе».

    Бирелгән кисәкләрдән математических терминнар төзергә. (Һәр термин – 1 балл).

            парал               ту    ква ак лык  

                       очм                    рад пи

рып                                    әйл драт

       ку               леле    б

                иус                                  әнә пед

13. «Блиц-турнир».

1. Почмакның Биссектрисасы-

 А. Кисемтә.     Б. туры.

 В. Хорда.         Г.НУР.

2. иң кечкенә озынлык үлчәү берәмлеге-

 А. Аршин.         Б. Метр.

 В. Ярд.                Г. Терсәк.

3. «Периметр» сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә «үлчим…» дигәнне белдерә

 А. янәшә.              Б. тирә ягыннан

 В. эченнән.                      Г. алдан

  4. Какой термин происходит от сочетания двух греческих слов – через и угол?

А. Диагональ.   Б. Биссектриса.

В. Высота.          Г. Медиана.

5. Бу термин латинчадан тәрҗемә иткәндә «тәгәрмәч сибе»:

А. Радиус.             Б. Диаметр.

В. Орынма    Г. Хорда.

6. 666санын берярым тапкыр арттыргач:

А. 999.                         Б. 333.

В. 6666.                         Г. 1330. чыга

7. Күләм үлчәү берәмлеге:

А. Квадрат метр.  

Б. Литрах.

В. Квадрат ар.          

Г. Тонна.  

8. Иң кечкенә гади сан.

 А. 0.                     Б. 2.

 В. 1.                      Г. 3.

9. Пот-

А..   Авырлык            Б. Мәйдан.

В. Озынлык.             Г. Күләм.

10. Нинди фән математикага кагылмый:

А. Алгебра. 

 Б. Тригонометрия.

В. Комбинаторика.  

Г. Механика.

11. 0, 2, 5 цифрлары ярдәмендә иң күбе ничә өчурынлы сан язып була?

А. 3.                          Б. 4.

В. 5.                          Г. 6.

12 . Метр эталоны кайсы илдә саклана?

А. Россия.           Б. Италия.

В. США.               Г. Франция.

13. Атаклы математик С.В. Ковалевская югары белемне кайсы илдә алган?:

А. Россия

 Б. Швейцария.

В.Германия.          

Г. Англия.

14. Бу математик термин грекчадан тәрҗемә иткәндә «кыл»дигәнне белдерә:

А. Хорда.                 Б. Туры.

В. Кисемтә.               Г.Нур.

15. Җир мәйданын үлчәү берәмлеге?

А. килограмм.       

Б. ар.

В. куб метр.   

Г. минут.

16. Без саный ала торган саннар ничек атала?

 А.  Табигатьнеке.      

 Б. Чынбарлыктагы.

 В. Натураль.   

 Г. Ясалма.

17.« әз” сүзенең синонимы ?

А. Тавыкта чүпләп бетерә алмас  

 Б. Бүә буарлык.

В. Мәче күз яше кадәр.

Г. Карга каргаган.

 

14. Жюри нәтиҗә чыгара. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

$IMAGE

Категория: Мои статьи | Добавил: Miljas (31.01.2011)
Просмотров: 2320 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz